Бүген Мәскәүдә Россия һәм Белоруссия төбәкләренең IV Форумы төгәлләнде. Аны Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы һәм Белорусь Республикасының Милли Җыены оештырды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел форум югары технология, инновация һәм мәгълүмати җәмгыять өлкәсендәге интеграцион үсеш мәсьәләләренә багышланды.
«Ел саен форум безнең ике ил арасындагы интеграциядә мөһим роль уйный, Евразия киңлегендәге тотрыклылыкка, социаль-икътисади үсешкә булышлык итә, – дип ассызыклады Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко. – Төбәкара хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия».
В. Матвиенко белдергәнчә, Россия һәм Белоруссия өстәмә нәтиҗәле үсеш өлкәләрен эзләргә тиеш, гадәти өлкәләрдә генә үзара бәйләнештә калырга түгел, ә яңа юнәлешләрдә дә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстанның Белоруссия белән күп мәсьәләләр буенча актив хезмәттәшлек итүен әйтте. Аерым алганда, Белоруссия базарында безнең республикадан каучук, органик һәм органик булмаган химия кушылмалары, пластмасса, шулай ук электр машиналары һәм җиһазларга сорау зур.
Узган ел Татарстан 1 миллиард сумнан артык "Белоруссия" маркалы авыл хуҗалыгы техникасы алган. Бөртекле культура һәм бәрәңге селекциясе буенча бердәм эш көйләнгән. 2016 елда тышкы сәүдә әйләнеше 700 миллион долларны тәшкил иткән.
Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, соңгы елларда заманча җәмгыятьтәге актуаль мәсьәләләрне чишүдә төбәкләрнең роле шактый үсте. Ул Россия субъектларының халыкара һәм тышкы икътисад эшчәнлеге хокукы Конституциядә беркетелгәнлеген әйтте.
Мәгълүмати технологияләр өлкәседәге бердәм эшчәнлек мөмкинлекләренә килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Минсктан хезмәттәшләрен Татарстан Иннополисына укырга һәм эшкә чакырды. Шулай ук ул киләсе очрашуны Татарстан җирендә узыдырырга тәкъдим итте.