4CIO клубы катнашучылары Татарстанның ИТ-проектлары белән танышты

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Татарстанга Россиянең эре энергетик компанияләренең ИТ-бүлекләре җитәкчеләре килде. Алар арасында  Интер РАО, Россети, Русгидро, СО ЕЭС оешмалары вәкилләре бар. Алар 28-30 июнь көннәрендә  Иннополиста узучы «Объединенной конференции ИТ-служб – ИТ и Инновации» форумыннда катнашалар.

Бүген ИТ-җитәкчеләр вәкилләре белән ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашты. Ул кунакларга Татарстанның уңышлы ИТ-проектлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International