Пенсия фонды тупланмаларны күчерү турындагы электрон гаризалар алуны туктатты

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Пенсия фонды раслаучы үзәкләрдән идарәче компанияләргә һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына тупланмаларны күчерү турындагы электрон гаризаларны алуны туктаткан. 

Россия Пенсия фонды кабул итүне ким дигәндә тиешле дәүләт органы тикшерү үзәкләре раслаган нәтиҗәләрне караганчыга кадәр туктатып торачак, диелгән хәбәрдә.

Шунлыктан Россия Пенсия фонды пенсия тупланмаларын күчерү турындагы гаризаны клиент хезмәте яисә күпфункцияле үзәкләр, Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы яисә гражданинның Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты, шулай ук почта аша бирергә мөмкин булуын җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International