“Халык контроле” мәгълүмат системасында сигез яңа категория барлыкка килде

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

20 июньнән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында социаль әһәмияттәге яңа категорияләр булдырылды. 

Ятим балаларны, аларның опекуннарын, попечительләрен һәм гаиләгә алган әти-әниләрен социаль яклау, төрле пособиеләр түләү, шулай ук инвалидларны тернәкләндерү буенча мәсьәләләрне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Россия социаль иминият фондының Татарстан төбәк бүлеге үзара бүлеште.

Пенсия һәм пособиеләр түләү проблемаларын Татарстандагы Пенсия фонды бүлеге җайга сала. Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле өлкәне “Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау” категориясендә Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил хәл итә.

“Торак төзелеше” яңа категориясендә сорауларны Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына юлларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International