Татарстанда универсаль электрон карталарны чыгару һәм бирү туктатылачак

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Татарстанда универсаль электрон карталарны чыгару, бирү туктатылачак. Дәүләт Советының 29 нчы утырышында моңа бәйле республика Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдим иткән закон проекты депутатлар тарафыннан кабул ителде. Канун имзаланган көннән алып, универсаль электрон карталар чыгару туктатылачак.

Татарстанда 3,9 млн чамасы кеше яши. План буенча шуларның 3 млн чамасы универсаль картага ия булырга тиеш булган. Моның өчен инфраструктура эшләнелгән, республика буйлап 410 терминал куелган. Алар ярдәмендә муниципаль һәм башкарма хакимият органнары хезмәтләрен алырга мөмкин иде.

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстанда шундый 3138 карта бирелгән.

“Бу карта кешенең шәхесен раслаучы документ буларак та хезмәт итәргә һәм квалификацияле электрон имзага ия булырга тиеш иде. Аның белән Татарстанда гына түгел, Россия территориясендә файдалану мөмкинлеге тудыру күздә тотылды. Татарстанда универсаль карта ияләренең бары 782 сендә генә электрон имза бар. Карталарны кулланылыштан төшереп калдыруның сәбәбе — халык арасында популяр булмавында”, - дип аңлатты министр.

Популяр булмауны исә Роман Шәйхетдинов тәкъдим ителгән хезмәтләрнең аз булуыннан күрә.

Сүз уңаеннан, универсаль карталарны чыгару өчен Татарстан бюджетыннан 3 млн сум акча тотылган. Россия күләмендә исә 1 млрд сумнан артык акча сарыф ителгән.

Шунысы да мәгълүм, карталарны чыгаруны туктату, моңа кадәр бирелгән карталарның гамәлдә булуын туктатмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International