Курьерлык хезмәте өчен почта яңа машиналар сатып алды

2017 елның 9 июне, җомга

Россия почтасы үзенең курьерлык хезмәтләре өчен яңа 500дән артык "ГАЗ" һәм "Лада" машиналары сатып алган. Алар посылка һәм корреспонденция илтү өчен махсус җайлаштырылган.

Автомобильләр, дәүләт сатып алу системасы кысаларында, лизинг килешүе буенча зур партияләр белән сатып алына. 

Россия почтасы операторлары, курьерлык хезмәте базарында шактый зур өлешне алырга ниятли, дип җиткергән иде оешмада журналистларга планнар белән уртаклашкан вакытта.

Хәзерге вакытта, 148 шәһәрдә 155 курьерлык хезмәте бүлекләре ачылган. Автопаркның яңартылуы, Россия почтасы курьерларына хатларны, посылкаларны, бандерольләрне килентларның өйләренә яки офисларына тиз арада илеп тапшыруга мөмкинлек бирә.

Курьерлык хезмәте өчен булган автопарклар гына яңартылып калмый. Шулай ук, 2015-2016 елларда, якынча 5 мең яңа автомобиль алып, транспортның 30 процентын яңартканнар.

"Бу безгә почта аша җибәрүләрнең вакытын кыскартып кына калмый, ә транспорт чаралары өчен чыгымнарны да киметә", дип белдерде Россия почтасы җитәкчесенең милек сораулары буенча урынбасары Евгений Елфимов.

2013 елдан, Россия почтасы транспортларының уртача "яше" 13тән 7 елга кадәр төшкән. Магистраль һәм эчке почта маршрутларының гомуми озынлыгы 2,8 миллион чакрымнан артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International