Телевизор, радио һәм телефон сугыш, гадәттән тыш хәл турында да кисәтәчәк

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Россия Дәүләт Думасы өченче укылышта теле-радиотапшырулар һәм элемтә операторларының гадәттән тыш хәлләр туганда, сугыш хәрәкәтләре булдырылган вакытта ашыгыч хәбәрләр җиткерергә тиешлеге турында канун кабул итте. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасына Россия Хөкүмәте 2015 елның июлендә үк әзерләп керткән булган. 

Документны ил Президенты имзалаганнан соң, Россия территориясендә гамәлдәге барлык элемтә операторлары, шулай ук теле һәм радиокомпанияләр эфирга табигать казалары һәм техноген характердагы кичектергесез хәбәрләр сигналын гына түгел, ә гадәттән тыш хәлләр яки алар булу куркынычы туганда, сугыш хәрәкәтләре булдырылган вакытта ашыгыч хәбәрләр дә җиткерергә тиеш булачак. Канун чыгаручылар фикеренчә, әлеге алым халыкны кисәтергә һәм тиешле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Шуның белән бергә, элемтә операторлары тарафыннан бирелгән хәбәр сигналлары һәм ашыгыч мәгълүмат элемтә хезмәте күрсәтүне өзүгә юл куймый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International