Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше буенча фикерләр көтелә

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

  Республика халкы Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча фикерләшергә чакырыла.

Гражданнар стратегияне тормышка ашыру буенча фикерләрен tatarstan2030.ru рәсми сайтында калдыра алалар. Үз фикерең белән уртаклашу өчен “Стратегияне тормышка ашыру буенча фикер алышуда катнашыгыз” бүлегенә керергә кирәк.

Искәртеп үтик, 2016 елның декабрендә Казанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе кабул ителгән иде. Шәһәр халкы җиткергән шактый фикерләр файдаланылды анда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International