Дәүләт хезмәтләрен башкару яшәү һәм теркәлү урынына бәйле булмаячак

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Россиялеләр дәүләт хезмәтләреннән яшәү һәм теркәлү урынына бәйле булмыйча файдаланырга мөмкин. Хөкүмәт әлеге проект буенча төзәтмәләрне хуплаган. Тиздән документ Дәүләт Думасына тикшерү өчен тапшырылачак.

Дәүләт хезмәтләрен теләсә кайсы дәүләт идарәсендә яки ил буенча күпфункцияле үзәкләрдә яшәү һәм теркәлү урынына карамыйча алырга мөмкин булачак.

Территориягә бәйле булмау хезмәтне гадиләштерәчәк һәм вакытны киметергә ярдәм итәчәк, дип өметләнә Коммуникация һәм элемтә министрлыгы. Идарәдә хәбәр иткәнчә, яңа кагыйдәләр хөкүмәт раслаган исемлектәге хезмәтләргә генә кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International