Бүген Казанда Бөтенроссиякүләм робот олимпиадасының республикакүләм этабы старт алды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты белән оештырыла.
Олимпиаданың ачылышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Олимпиаданың республикакүләм этабында Татарстанның 50 шәһәр һәм авылларыннан 500 мәктәп укучысы катнаша.
Исегезгә төшерәбез, олимпиаданың Бөтенроссиякүләм этабы июньдә Иннополис узачак. Ә инде дөньякүләм этабы 10-12 ноябрьдә Коста-Рикада узачак.