15-19 май көннәрендә Краснодарда «Яшь белгечләр» (WorldSkills Russia) чемпионаты уза. Чемпионат 16дан 22 яшькә кадәр колледж һәм техникум студентлары арасында үткәрелә. Җиңүчеләр WorldSkills Russia җыелма командасына кереп, Россияне WorldSkills Abu-Dhabi 2017 һәм WorldSkills Kazan 2019 чемпионатларында тәкъдим итәчәк.