Бүген статс-сәркатип – РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Олег Пак Казанга 17 майда узачак Рубин-ЦСКА матчына әзерлекне тикшерергә килде.
Эш сәфәре югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-парктан башланды. Технопарк буенча экскурсияне ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.
Футбол матчына әзерлек кысаларында Олег Пак Четаев урамында урнашкан җанатучы паспорт үзәгендә булды.