ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, шулай ук Иннополис Мэриясе, Университеты, икътисади зонасы "Җир сәгате" акциясенә кушыла. Бүген 20.30дан 21.30га кадәр бинаның тышкы һәм архитектур-декоратив утлары сүндереләчәк.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тәкъдиме белән, шимбә көнне Татарстанның барлык дәүләт учреждениеләре Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычы белән ел да үткәрелә торган һәм төрле дәүләт кешеләренең ресурсларны саклау проблемаларын хәл итү, планета күләмендә экологик вазгыятьне яхшыртуда теләктәшлеген чагылдырган акциягә кушыла.
Акциянең асылы шунда: бөтен дөнья кешеләре бер сәгатькә үз теләкләре белән электр утын сүндерә, ә теге яки бу илнең символы булган биналарда тышкы декоратив утлар сүнә.
"Җир сәгате" кешелек тарихында иң зур акция санала. 2015 елда анда 172 илдән 2 млрд-тан артык кеше, шул исәптән 20 млн россияле катнашкан.