Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы регламент-профилактик эшләр булдыру сәбәпле 21 гыйнварда телевещание программасы вакытлыча тукталып торылачак турында хәбәр итә.
03.05 сәгатьтән 05.00 сәгатькә кадәр, профилактик эшләр үткәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә “ТНВ” – “Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесе һәм “Татарстан - Яңа гасыр” радиоканалы эшләмиячәк.