Татарстанда “Мәктәп картасы” пилот проекты эшли башлады

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәренең аерым мәктәпләрендә “Укучы картасы” инновацион  проекты эшли башлады. Ул уку йортына электрон үткәрү кәгазе, банк хисабы аша (шул исәптән ашханәдә дә) түләү, шулай ук җәмәгать транспортында йөргәнгә түләү өчен транспорт картасын үзендә берләштергән. Карта белән бәйле эшләр турында тиз арада мәгълүмат алу өчен, әти-әниләргә “АК БАРС” Банкның “СМС-инфо” хезмәтеннән файдаланырга тәкъдим ителә.

 “Әлеге проектның гамәлгә ашырылуы, иң беренче чиратта, мәктәп укучыларының икътисади культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта, проект әти-әниләр өчен файдалы – баланың дәресләргә йөрүен һәм чыгымнарын күзәтү күпкә җиңелрәк булачак. Мәктәпләр өчен өстенлеге шунда – кулдан акча түләүдән арыну, хисап мәгълүматларының автоматлаштырылуы һәм инкассация вакытында куркынычсызлыкны арттыру”, - ди ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР “Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар предприятиясе “АК БАРС” БАНК ачык акционерлык җәмгыяте һәм “MasterCard Worldwide” Халыкара түләү системасы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проект хакында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International