31 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Казанда почта элемтәсе бүлекләренең берсендә “2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары. Олимпия уты эстафетасы” почта бланкына маркировка кую тантанасы була.
Бу чара Казанга Олимпия уты килүгә багышлана.
Бу тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Ак Барс – 2002 елгы яшьләр” хоккей командасы, филателистлар, Казан элемтә электротехникумы укучылары катнаша.
Бу чарада катнашучылар Сочига җибәреләчәк открыткада Россия җыелма командасына теләкләрен яза ала.
Тантаналы чара Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча “Казан 420000” почта элемтәсе бүлегендә уза.