Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында коррупциягә каршы көрәш чарасы узды

2026 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген ТР Цифрлы министрлыгында «Дәүләт учреждениеләрендә коррупциягә каршы тору»темасына дәрес узды. Аны министрлык һәм Татарстан ИТ-паркы хезмәткәрләре өчен Казанның Совет районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Булат Кәримов үткәрде.

Булат Кәримов ИТ-өлкәдә нинди гамәлләр җинаять дип саналуын аңлатты. Алар арасында авторлык хокукларын һәм шәхси тормыш серләрен бозу, мошенниклык һәм шәхси мәгълүматларны законсыз тарату. Реаль мисалларда ул мондый эшләрнең ничек тикшерелүе һәм тәртип бозучыларга карата нинди чаралар кулланылуы турында сөйләде.

Булат Кәримов шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм еш кына җинаятьчеләр корбаны булган балаларга каршы киберҗинаятьләргә аерым тукталды. Ул балалар белән дистанцион мошенниклык куркынычы турында сөйләшергә һәм аларның интернетта нинди мәгълүмат бастыруына игътибарлырак булырга чакырды.

Цифрлы җиһазлар коррупция җинаятьләрен ачыкларга һәм булдырмый калырга ярдәм итә. Мәсәлән, «Дәүләт хезмәтләре» һәм «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталлары хезмәтләрне алу процессын электрон форматка күчерәләр, учреждениегә шәхсән керү кирәкми. Онлайн гариза бирү турыдан-туры контактны булдырмый һәм процедураны үтә күренмәле итә.

«Госключ» кушымтасында электрон имза төзергә һәм документларны имзаларга мөмкин. Бөтен процесс контрольдә тотыла, бу ялган документлар ясауны булдырмый. Тагын бер корал-«ГосПромпт» ЯФ-сервисы, аннан Татарстанның 4000нән артык дәүләт хезмәткәре һәм укытучысы файдалана. Сервис хокукый документларда каршылыкларны тиз табарга һәм конкурс документациясендә коррупциоген факторларны (коррупция өчен шартлар тудыра торган пунктларны) ачыкларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International