2026 елның беренче алты аенда кулланучылар Татарстан дәүләт хакимияте органнарының рәсми порталында 2,6 млн тапкыр булганнар. Бердәм платформа ресурслары арасында сайтка керүчеләр саны буенча Татарстан Республикасы Рәисе лидер булды - 2,4 млн кеше кереп караган.
Шулай ук республика министрлыкларының интернет-ресурслары да халык арасында зур кызыксыну күрсәтте: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты — 1,1 млн, ә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты 1 млн. кеше караган популяр ресурслар исәбенә керде, шулай ук 987 мең кеше республика Дәүләт Советы сайтына кергән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу сайтлар 2025 елда да иң күп каралган сайтлар арасында иде.
«Рәсми Татарстан» порталы — уңайлы платформа, ул Татарстанның төрле хакимият органнары һәм оешмаларының 300дән артык сайтын бер челтәргә берләштерә. Сайтта Хөкүмәт, муниципалитетлар эше турында рәсми мәгълүмат оператив рәвештә бастырыла. Биредә кулланучылар шулай ук республиканың икътисады, тарихы, мәдәнияте һәм спорт тормышы турында төп мәгълүматларны белә ала.
Портал «бер тәрәзә» форматында эшли, кулланучыларга чиктәш дәүләт ресурсларына тиз күчәргә мөмкинлек бирә. Бердәм система аша республика халкы дәүләт хезмәтләре ала, гидрометүзәктән һава торышының актуаль фаразын белә, Татарстан югары уку йортлары сайтларына керә яки интернет аша ведомстволарга мөрәҗәгать юллый ала