Казанда җәйге лекциядә ясалма фәһем чорында кеше ничек үзгәрүе турында фикер алыштылар

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Казанда Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта «Фәнни код: җәйге лекцияләр» циклыннан чираттагы ачык лекция узды. Технологик эшкуар, Үзбәкстан Үзәк банкы башлыгының ЯФне гамәлгә кертү буенча киңәшчесе Булат Ганиев тыңлаучыларга көчле ясалма фәһем үсеше чорында кешеләрнең табигате ничек үзгәрүе турында җентекләп сөйләде. Фәнни дискуссияләр ИТ-паркта «Татарстанд җәй» республика проекты кысаларында атна саен бушлай уза.

Булат Ганиев кунакларны техника фәлсәфәсе тарихына чумдырды. Ул техник алгарышның кеше, технологияләр һәм киләчәк турындагы күзаллауларыбызны ничек үзгәртүе турындагы идеяләрне тәкъдим итте.

Киләсе җәйге лекция 17 июльдә узачак. Кунаклар алдында цифрлы директор һәм «Эшкуар фикерләвенең биш дәрәҗәсе» бестселлеры авторы Игорь Стоянов чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International