Яр Чаллы ИТ-паркында «Сәнәгатьне цифрлаштыру» еллык конференциясе белән беррәттән 15 нче ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
Киңәшмәдә Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Начвин катнашты. Катнашучылар сәнәгый роботлаштыруны үстерү һәм үзебезнең ил карарларына күчкәндә, предприятиеләр очраша торган төп кыенлыклар турында фикер алыштылар.
Татарстан роботлаштыру дәрәҗәсе буенча Россиядә бишенче һәм роботлаштыру тыгызлыгы буенча алтынчы урында тора. Хәзер республикада һәр 100 мең хезмәткәргә 50 робот туры килә. 2030 елга бу күрсәткечне өч тапкырга диярлек арттырырга планлаштыралар - 145 роботка кадәр.
Татарстанның иң эре компанияләре цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар:
Татарстанда цифрлаштыру өлкәсендә 631 проект гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, «Сетевая компания» "Электр челтәрләренең цифрлы игезәген" булдырган. Бу карар энергия объектларының параметрларын фаразларга, ремонтларны планлаштырырга, персоналны виртуаль симуляторларда өйрәтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук республикада үз роботларын җитештерү дә үсә: Иннополиста сәнәгать робототехникасын үстерү үзәге булдырылды, ә «Эйдос Робототехника» компаниясе коллаборатив һәм сәнәгать роботлары линейкасын үстерә.
15 нче эш төркем ецифрлаштыру һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Төркемнең бурычларына компанияләргә һәм стартапларга ярдәм итү, катнашу һәм республикага ИТ-белгечләр җәлеп итү керә.