«Киләчәк коды» федераль проекты эшләү дәверендә Татарстаннан 22,8 меңләп укучы программалаштыру һәм ясалма фәһем белән эшләү күнекмәләрен бушлай үзләштергән. 2026 елның беренче яртыеллыгында 4 меңнән артык 8-11 сыйныф укучысы һәм көллият студентлары белем алган.
Россия Цифрлаштыру министрлыгыннан «Киләчәк коды» программасы «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектының «Цифрлы трансформация өчен кадрлар» федераль проектына керә. 2022 елдан курсларны бөтен ил буйлап 250 меңнән артык яшь кеше тәмамлаган.
Программаны уңышлы узган һәркем сертификат ала. 2026 елда бу документ берьюлы ике өстенлек бирә:
БДИга өстәмә 10 баллга кадәр. Сертификатны Россиянең 155 югары уку йорты исәпкә ала.
Үзәк университетта укырга грант. Аның күләме үзләштерелгән программаның катлаулылыгына бәйле: · «башлангыч», «база» һәм «алга киткән» дәрәҗәләре өчен — грант бәянең 25 %ын каплый; · «һөнәри» дәрәҗәсе өчен — 50% ттан башлап.
Өстәмә балларга яки грантка дәгъва кылу өчен йомгаклау сертификаты булырга тиеш. Аны барлык модульләр тәмамланганнан соң һәм финал тестын тапшырганнан соң алалар.