Татарстанда «ГЛОНАСС+112» системасы операторлары 27 миллионнан артык ашыгыч чакыру кабул иткән. Аларның 19,4 миллионы шунда ук янгын сагына, полициягә, ашыгыч ярдәмгә һәм авария газ хезмәтенә тапшырылган. 2026 елның беренче кварталында операторлар көненә уртача 6,9 мең мөрәҗәгать эшкәрткән.
Бүген «112» системасы бөтен республиканы колачлый. Чакыруларны ике үзәк кабул итә — Казанда һәм Чаллыда. Алар бөтен республика буенча өзлексез эшләүне һәм оператив җавап бирүне гарантияли. Диспетчер чакыруның кайдан килгәнен күрә һәм кешене ведомстволар арасында күчермичә, мәгълүматны берьюлы барлык кирәкле хезмәтләргә җибәрә.
Системаны эшләтеп җибәрү 2009 елда «М7-Волга» федераль трассасында — 11 район аша 431 километр озынлыктагы участокта пилот проектыннан башланды. Акрынлап бердәм «112» номерына барлык муниципалитетларны тоташтырдылар, ә 2013 елдан операторлар Татарстанның бөтен территориясендәге теләсә кайсы телефоннан мөрәҗәгатьләр кабул итә башладылар. Республика илдә беренче булып «Система-112» не даими файдалануга кертү турында карар кабул итте.