Курьер роботлар Казанның тагын ике районында пәйда булды

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Бүген Яндекс роботлары Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарында эшли башлады. 2025 елның декабрендә рободоставка беренче тапкыр шәһәрнең Вахитов районында эшли башлады.

Рободоставканы гамәлгә кертү шәһәр халкының көндәлек тормышын заманча технологияләрне куллану хисабына уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк. Кулланучылар картада робот-курьерның хәрәкәтен турыдан-туры кушымтада күзәтә алачак, бу сервисның үтә күренмәлелеген һәм уңайлылыгын тәэмин итәчәк. Роботлар тәнәфесләр һәм ял таләп итми, шуңа күрә заказны китерү тотрыклы һәм тәүлек буе эшләячәк.

Курьер роботлар Фатыйх Әмирхан, Маршал Чуйков урамнарындагы һәм Шуртыгин урамы тирәсендәге Яндекс кибетләренең онлайн-заказларын җыю складларында эшлиләр. Ел ахырына кадәр Яндекс роботлаштырылган заказ илтү хезмәте булган складлар санын киңәйтергә планлаштыра. Курьер роботлар шулай ук Яндекс.Еда һәм Яндекс.Доставка заказларын үти башлаячак.

Казанда яңа, дүртенче буын роботлары эшләячәк. Бу компания серияле рәвештә чыгара башлаган беренче роботлар. Үткән версияләр белән чагыштырганда, боларының үтеп керүчәнлеге югарырак. Шул ук вакытта алар җитештерүдә җиңелрәк һәм шуңа күрә арзанракка төшә. 2027 ел ахырына кадәр Яндекс дүртенче буынның 20 мең роботын чыгарачак.

Серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү яңа шәһәрләрне тизрәк колачларга һәм рободоставканың үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк. Ул инде курьер китерү белән бер үк суммага төшә һәм роботлар таралуга карап арзанаячак.

Рободоставка шулай ук Иннополиста, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Муринода (Ленинград өлкәсе) бар. Роботлар бу шәһәрләр буйлап 2 млн км дан артык юл үткән һәм 1 млн нан артык заказны үтәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International