Татарстанлылар КФҮдә Бөек Ватан сугышы ветераннарының фоторәсемнәрен бастыра алалар

2026 елның 27 марты, җомга

Татарстанда яшәүчеләр «Үлемсез полк»та катнашу өчен КФҮендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен бушлай бастыра алалар.

Бөек бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Татарстанлылар теләсә кайсы вакытта туганнарының фотоларын бастыра ала, әмма гадәттә мөрәҗәгатьләрнең күбесе май бәйрәмнәре алдыннан килә.

Сурәтләрне гаилә альбомыннан һәм электрон чыганакта алып килергә мөмкин. Теләүчеләр А4 форматындагы ветераннарның портретларын сканерлый, зурайта һәм бастыра ала. Алдан ук мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки әзер төсле фотографияне заказ урынына китерү биш эш көненә кадәр вакытны алырга мөмкин. Аклы-каралы фотографияне шунда ук бастырачаклар.

КФҮ хезмәткәрләре шулай ук халыкка «Җиңү йөзе» проектында катнашырга ярдәм итәчәк. Программа Җиңүгә өлеш керткән һәркемнең истәлеген сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирә. Проектта катнашу өчен ветеранның шул ук фотосы ярый. Аны 150 миллионнан артык язмыш саклауга исәпләнгән тарихи базага төяп, ветеран турында мәгълүмат өстиләр.

Үз туганыңның тарихын проект сайтында мөстәкыйль сөйләп була. Модераторлар гаризаны тикшерәчәк, шуннан соң портрет «халык экспозициясендә» пәйда булачак. Аны проект сайтында һәм Җиңү музеенда карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International