МТС компаниясе «Киберкуркынычсызлык: мошенникларга каршы гид» интерактив курсын башлап җибәрде. Программа теләсә кайсы яшьтәге татарстанлылар өчен ачык. Курсның максаты - цифрлы грамоталылыкны арттыру һәм мошенниклардан саклану алымнары турында сөйләү.
Программа 12 темага бүленгән блоклардан тора. Программа җитештерүчеләр төрле мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеге турында җентекләп сөйлиләр:
• Фишинг (ялган хатлар һәм сайтлар).
• Спуфинг (ялган номерлар, аккаунтлар, электрон хатлар).
• AI-фейклар (ясалма фәһем кулланып ясалган тавыш хәбәрләре, сурәтләр, видео).
Әзерләүчеләр шулай ук алынган белемнәрне тикшерү өчен 12 сораудан торган йомгаклау тесты әзерләделәр.
МТС Защитник мәгълүматлары буенча, 2025 елда Татарстанда мошенниклар һәм спам-шалтыратулар саны 2024 ел белән чагыштырганда 23% ка кимегән. Барлыгы 70 миллионга якын шалтырату тыелган.
"Яңа технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә без кирәкмәгән шалтыратулар санының кимүен күрәбез. Әмма җинаятьчеләр үз схемаларын даими камилләштерә. Мошенниклыктан саклауда төп роль кешенең үзендә, шуңа күрә мошенниклык билгеләрен танырга өйрәнүне дәвам итәргә кирәк", - дип сөйләде Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев.
"Безнең һәрберебезгә, яшькә һәм статуска карамастан, уяу булырга һәм үзеңне алдатмау өчен цифрлы мохиттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрне даими рәвештә яңартырга һәм мошенниклык схемаларын өйрәнергә кирәк", - дип белдерде Татарстандагы МТС директоры Марат Кабанов.
Тагын бер мөһим корал - Дәүләт хезмәтләре порталында кредитлардан үз-үзеңә тыюны кую. Кулланучылар займ алуны тулысынча яки өлешчә чикләргә мөмкин. Чара гражданнарны алдап кредит алырга мәҗбүр иткән мошенниклардан сакланырга мөмкинлек бирәчәк.