ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов рәислегендәге Конкурс комиссиясе «Татарстан Республикасының иң яхшы КФҮ» төбәк конкурсында җиңүчеләрне билгеләде.
Проектның максаты - күренекле белгечләрне ачыклау, КФҮ хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм мөрәҗәгать итүчеләр һәм коллектив белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен башка үзәкләрдә дә куллану. Конкурс ике этаптан уза. Беренчесендә катнашучыларның анкеталары, аларның видео-презентацияләре бәяләнә, КФҮ хезмәткәрләре профессиональ һәм психологик тест уза. Икенче этапта комиссия нәтиҗәләр, җыелган баллар турында фикер алыша һәм җиңүчеләрне билгели.
"Иң яхшы КФҮ" номинациясендә беренче урынны Казан буенча Идел буе бүлеге яулады.
Башка җиңүчеләр:
"КФҮ филиалының иң яхшы җитәкчесе" эре шәһәрләрдә – Казан буенча Идел буе бүлеге башлыклары Игорь Димитриев һәм Яр Чаллы буенча Үзәк филиал башлыгы Евгения Варго. Кече шәһәрләр категориясендә - Кукмара филиалы башлыгы Лилия Миңнемуллина.
"Күп функцияле үзәкнең иң яхшы универсаль белгече" – Казан буенча Вахитов бүлеге хезмәткәре Диана Перминова.
"Иң яхшы остаз" – Казан буенча Идел буе бүлегенең әйдәп баручы белгече Таңсылу Гомәрова.
"КФҮнең иң яхшы проекты" - Чаллы буенча Үзәк филиал (мәктәпләр белән эшләү проекты).
"Конфликтлы ситуацияләрне иң яхшы көйләүче" - Яр Чаллы буенча Үзәк филиал башлыгы урынбасары Евгения Сидоркова.
"Конкурс дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өлкәсен һәр кеше өчен мөмкин кадәр уңайлы итү өчен өстәмә һөнәри алымнарны ачыклау мөмкинлеген бирә. Ул шулай ук эш мәсьәләләрен хәл итүгә иҗади якын килү күнекмәләрен үстерә, коллективта үзенчәлекле атмосфера тудыра һәм ахыр чиктә көндәлек хезмәт эшчәнлегенең сыйфатына йогынты ясый", – ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.