Татарстанда 2026-2031 елларга ЯФ үстерү программасы тәкъдим ителде

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнварда Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә цифрлы ведомство башлыгы Илья Начвин 2026-2031 елларга ясалма фәһем технологияләрен үстерүнең комплекслы программасын тәкъдим итте. Доклад төбәктә тулы кыйммәтле ЯФ-экосистема булдыру өчен стратегик ориентирлар бирә.

Бүген ясалма фәһем глобаль технологик конкуренциянең төп кырына әверелде. ЯФнең беренче Глобаль өлгерү рейтингы мәгълүматлары буенча (2025 ел), Россия 30 нчы урында тора. Бу шартларда Татарстан ЯФ‑технологияләрне системалы үстерүгә төп дүрт юнәлешкә басым ясый: инфраструктура, кадрлар, гамәли проектлар һәм фән.

"Исәпләү куәтләреннән башка ЯФ үсеше мөмкин түгел. Без киләчәкне нигезсез төзергә тырышабыз: Россиядә ЯФ‑инфраструктурасына 8 млрд доллардан да кимрәк акча туры килә, ә АКШ — 459 млрд, ә Кытай – 136 млрд.доллар кертә. Безнең программа бу аерманы бетерүгә юнәлдерелгән", - дип билгеләде Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Илья Начвин.

Татарстанда ЯФне гамәлгә кертүнең агымдагы казанышлары:

  • "Госпромпт" дәүләт хезмәткәрләре өчен ЯФ-экосистемасы булдырылды (3 000 нән артык кулланучы, 15 интеллектуаль ярдәмче);
  • авыл хуҗалыгында ЯФ сыерларның мастит белән авыруын 2 тапкырга киметә, ә аксаклыкны иртә диагностикалау системалары 90% тан артык очракны ачыклый;
  • Казанда ЯФ-системасы юлларның торышын анализлый (көн саен 1 000 км дан артык), проблемаларны ачыклау вакытын 2 көннән 1 сәгатькә кадәр кыскарта;
  • медицинада ЯФ Республика радиология дата-үзәгендә рентгенограммаларны эшкәртүне 5 тапкырга тизләтә.

 Программаның төп юнәлешләре:
1. Инфраструктура. ЯФ‑чишелешләрне эшләү һәм гамәлгә кертү өчен ышанычлы технологик база булдыру планлаштырыла. Бу кече предприятиеләр һәм инновацион командалар өчен керү киртәсен киметәчәк. Шулай ук монда региональ мәгълүматларга дөньякүләм тел модельләрен (Gigachatны да кертеп) өстәмә өйрәтү керә. ЯФне кодны язу һәм тикшерүне автоматлаштыру өчен Татарстан Республикасының бердәм цифрлы платформасына интеграцияләү планлаштырыла, бу дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшыртачак һәм ИТ‑инфраструктурага чыгымнарны киметәчәк.

2. Кадрлар. Юнәлешнең бурычы - ЯФ чорында республиканы әйдәп барырга сәләтле кадрлар потенциалын формалаштыру. Инде бүген 19 000 нән артык мәктәп укучысы һәм көллият студентлары «Киләчәк коды» проекты кысаларында программалаштыруны һәм ЯФне өйрәнә. Программа ЯФ-түгәрәкләр челтәрен киңәйтүне (100 мәктәпкә кадәр) һәм информатика укытучыларының квалификациясен арттыруны күздә тота. Урта һөнәри белем бирү системасында ИТ‑юнәлешле барлык 35 көллияттә дә ЯФбуенча заманча программаларны гамәлгә кертү планлаштырыла. Өстенлекле кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелде: «Алгарыш — ЯФ» программасы сәләтле студентларның Татарстанга кайтуын һәм җирле предприятиеләрдә өч ел эшләү шарты белән дөньяның әйдәп баручы югары уку йортларында укуларын һәм яшәүләрен тулысынча финанслауны тәэмин итәчәк. Мондый алым белгечләрне тәрбияләргә генә түгел, аларны төбәктә тотып калырга да мөмкинлек бирәчәк.

"Программалаштыра белү уникаль өстенлек булудан туктый. Беренче планга ЯФгә бурычларны дөрес куя белү чыга. Безнең мәгариф системасы инде бүген үк „кодерлар“ гына түгел, ә ЯФ‑системаларының архитекторларын әзерләргә тиеш, югыйсә без белгечләрнең тулы бер буынын югалту куркынычы астында калабыз", – дип билгеләде Илья Начвин.

3. Гамәли проектлар. Юнәлеш технологияләр халык һәм икътисад өчен туры нәтиҗә бирә торган тармакта ЯФне гамәлгә кертүгә юнәлтелә. Дәүләт хезмәтләрендә ЯФ-агентлары гаризалар бирүне гадиләштерәчәк һәм кире кагулар санын киметәчәк. Мәгарифтә «Госпромпт» базасында «педагог ассистенты» масштабланачак. Медицинада ЯФ Радиологик дата‑үзәктән читтә куллануны киңәйтәчәк. Төзелештә ЯФ сметалар белән башкарылган эшләр актларын тикшерүне автоматлаштыра, ә җир мөнәсәбәтләрендә — мөлкәт белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген аның бәясеннән 5% ка кадәр күтәрә. Авыл хуҗалыгында ЯФ базасындагы платформалар үсемлекләрнең уңышын һәм авыруларын фаразлаячак, ә экологиядә — файдалы казылмалар чыгару урыннарыннан видео агымын анализлаячак, күзәтчелек нәтиҗәлелеген 50% ка арттырачак. ЯФ контакт-үзәгендә операторларның эшен бәяләячәк һәм типик сорауларны эшкәртәчәк. Төп принцип - «Госпромпт» моделен локаль мәгълүматларны һәм регламентларны кулланып, һәр тармак үзенчәлегенә яраклаштыру.

4. Фән. Юнәлешнең өстенлеге — фәнни базаны ныгыту һәм тикшеренүләрне гамәли чишелешләргә әверелдерү өчен «фән-индустрия» бәйләмен булдыру. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе белән берлектә ел саен ЯФ һәм төп тармаклар (нефть химиясе, АСК, медицина, робот техникасы, акыллы шәһәрләр, татар теле) тоташкан урында индустриаль партнерлар катнашында икешәр дисциплинарара ЯФ‑лабораторияләрен төзү планлаштырыла. Барлык проектлар да коммерция потенциалы һәм тиз гамәлгә кертелүгә әзерлек буенча бәяләнәчәк. Бу фундаменталь тикшеренүләрне үстерергә генә түгел, ә аларның Татарстан икътисады өчен гамәли нәтиҗәләрен тәэмин итәргә, шулай ук федераль дәрәҗәдә региональ карарларның конкурентлыкка сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International