Татарстанда Халык контроле мөрәҗәгатьләре системасы көнкүреш һәм социаль проблемаларны хәл итү өчен иң кирәкле инструментларның берсе булып кала.
Халык төзекләндерү, юлларның торышы, поликлиникаларның, балалар бакчаларының һәм башка шәһәр хезмәтләренең эше турында хәбәр итә. Система проблемаларны теркәргә генә түгел, ә аларны хәл итүгә ирешергә ярдәм итә.
Эшләү дәверендә 743 818 гариза кабул ителгән. Көн саен уртача 246 мөрәҗәгать килә. Сервисның иң актив аудиториясе - 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге гражданнар.
2024 һәм 2025 елларны чагыштыру мөһим динамика күрсәтә:
2024 елда 92 мең мөрәҗәгать теркәлгән, тәүлегенә уртача 275 гариза. 2025 елда - 86 меңнән артык мөрәҗәгать. Димәк, халык азрак зарлана башлаган, чөнки күп кенә бурычлар системалы рәвештә хәл ителә башлаган һәм кабатлануы сирәгәйгән.
Халыкның игътибарын җәлеп итүче өлкәләр шул ук булып кала. Территорияне төзекләндерү алда бара. 2025 елда 26,2 мең шундый мөрәҗәгать кабу ителгән, 2024 елда - 27,5 мең. Алга таба юлларны карап тоту һәм ремонтлау бара: 2025 елда 16,6 мең мөрәҗәгать булган, былтыргы 14,6 мең. Юл хәрәкәтен оештыру, тышкы яктырту һәм йортларны карап тоту буенча мөрәҗәгатьләр саны артты. Бу халыкның шәһәр мохите сыйфатына һәм куркынычсызлыкка игътибарлырак булуы турында сөйли.
Сервис сан ягыннан гына түгел, функциональ яктан да үсә. 2025 елда кире элемтә платформасы белән интеграция гамәлгә ашырылды, ә системага куркынычсызлык юнәлеше буенча яңа категорияләр өстәлде, алар наркопропаганда һәм финанс мошенниклыгына каршы көрәш коралына әверелде.
Алдагы планнарга системаны комплекслы модернизацияләү, мөрәҗәгатьләрнең маршрутын яхшырту һәм карау срокларын кыскарту керә. Киләсе елда барлык категорияләр буенча гаризалар ЕСИА авторизациясе аша биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, кар җыю, ишегаллары һәм йорт яны территорияләренең торышы мәсьәләләре буенча Халык контроленә мөрәҗәгать итә ала.