Татарстан Республикасы Рәсми порталы төбәк хакимияте органнары мәгълүматыннан һәм сервисларыннан файдалануның төп цифрлы ноктасы булып кала. 2025 елда порталның үсеше инфраструктураны киңәйтү һәм җәлеп ителешнең үсүе белән бергә барды, бу сайтны кеше ниек куллануы турындагы метрикаларында чагыла.
Бүген порталның бердәм цифрлы челтәренә хакимият органнарының һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларның 315 сайты керә. Мондый алым мәгълүмат бирүнең бердәм стандартларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм халыкның дәүләт белән үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә.
Күрсәткеч индикаторларның берсе - кулланучыларның дәүләт сайтларын куллануның уртача вакыты. 2025 елда ул 2 минут 31 секунд тәшкил иткән, ә бер ел элек 2 минут 16 секунд булган. Үсеш сизелерлек түгел кебек тоелырга мөмкин, әмма дәүләт ресурслары өчен ул контентның һәм сервисларның гамәли кыйммәте аруын күрсәтә. Кулланучылар ешрак битне ачып кына калмый, ә төгәл максатны хәл итү яки кирәкле мәгълүмат алу өчен кала. Порталның төп актив аудиториясе ел саен 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге кулланучылар булып тора.
2025 ел нәтиҗәләре буенча иң күп каралган ресурс - Татарстан Республикасы Рәисе сайты, 4 миллионга якын кешенең сайтка керүе теркәлгән. Алга таба Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 1,5 миллион, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 1,4 миллион һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 1,2 миллион кеше.
Чагыштыру өчен, 2024 елда иң күп каралган ресурслар исемлегенә дә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе сайты кергән. Тулаем еллык сан буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы - 3,43 миллион, Сәламәтлек саклау министрлыгы - 3,4 миллион, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы - 3,27 миллион һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы - 3 миллион кеше.
2025 елда портал инфраструктурасын үстерү дәвам итте. Фәнни институтлар, ярдәм үзәкләре һәм муниципаль районнар өчен 13 яңа сайт булдырылды. Идарә итүнең функциональлеген һәм уңайлылыгын яхшыртуга юнәлдерелгән портал администрациясе системасы модернизацияләнде. Шулай ук экосистемага керүче барлык сайтларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру буенча комплекслы эшләр башкарылды.