2 декабрьдә ИТ-паркта Россия стартаплар атнасының икенче көне узды. Төп игътибар стратегик планлаштыруга һәм яшь технологик командаларның эш нәтиҗәләрен тәкъдир итүгә юнәлтелә. Программада стратегик фикерләү буенча тренинг, бизнес-тикшерүләр сессиясе һәм «Площадка 52» яшьләр бизнес-инкубаторын тәмамлаучыларның финал питчлары бар иде.
«Стратегик ликбез» тренингында ИТ-өлкәдәге эксперт Әнвәр Туйкиннан нәтиҗәле бизнес-стратегияләр эшләү нечкәлекләрен өйрәнделәр, әлеге стратегиянең формаль планлаштырудан аермалыклары турында белделәр һәм стратегик документларны реаль үсеш инструментларына әверелдерүнең гамәли алгоритмнарын алдылар.
Аннары Динар Минһаҗев һәм Илһам Ильясов катнашындагы «Бизнес-тикшерү: стартаплар һәм үсеп килүче бизнеслар» очрашуында реаль кейсларны анализладылар, төрле үсеш стадияләрендәге проектлар өчен тәкъдимнәр алдылар, шул исәптән маркетинг ярдәмендә бизнесны масштаблаштыру һәм ресурсларның чикләнүе мәсьәләләре.
Көннең төп вакыйгасы «Площадки 52» - «ИТ-паркның яшьләр технологик эшкуарлыгы үзәге» финал питч-сессиясе булды. Идеядән алып MVP га кадәр (минималь яшәүгә сәләтле продукт) еллык үсеш юлын узган яшь командалар үз эшләренең нәтиҗәләрен экспертларга һәм потенциаль инвесторларга тәкъдим иттеләр.