Мошенниклар, имеш, РФ гражданнарының чит илгә чыгу сәбәпле СИМ-карталары өчен «суыну чоры» кертелү турында СМС‑хәбәрләр тарата. Хәбәрдә сылтама фишинг биткә алып бара, анда «Госуслуги» порталының ялган бите аша авторизацияләнергә таләп итәләр.
Күчүдән соң, мошенниклар конфиденциаль мәгълүматлар алу һәм акча күчерүгә ирешү өчен «шәхси кабинетны вату» турында хәбәр итеп, корбанга шалтыраталар.
Исегезгә төшерәбез, шикле сылтамалар буенча күчмәгез, хәтта алар танышлардан килгән булсалар да. Шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз!