Бүген Илья Сергеевич Начвин рәсми рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры вазифасына кереште. Аны коллективка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Хәмит улы Гафаров тәкъдим итте.
"Илья Начвинның тармакта күпьеллык эш тәҗрибәсе бар, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. - Моңарчы ул министрның беренче урынбасары булып эшләде. Аның профессиональ сыйфатлары дәвам иттереләчәк проектларны уңышлы тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанам. Ышанам ки, Министрлык коллективы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар, тармак оешмалары бүген куелган барлык бурычларны уңышлы үтәрләр. Илья Сергеевич, сезгә нәтиҗәле эш, министр вазифасында көч һәм энергия телим", - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
Илья Начвин хезмәт эшчәнлеген 2011 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә башлый, белгечтән алып контроль-аналитика бүлеге башлыгына кадәр юл үтә. 2020 елның гыйнварыннан апреленә кадәр «ТР Дәүләт торак инспекциясе эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе» ТР ДКУ җитәкли.
2020 елның апреленнән Илья Начвин Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрның беренче урынбасары вазыйфасын башкара. Бу чорда ул төбәкнең цифрлы трансформациясенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын модернизацияләү, клиентларга юнәлтелгән цифрлы сервисларны үстерү, социаль өлкәдә, сәламәтлек саклауда, мәгарифтә һәм төзелештә инновацион чишелешләрне сафка кертү, шулай ук заманча ИКТ-инфраструктура формалаштыру. Аның координациясендә КФҮ челтәре эше башкарылды, дәүләт идарәсенә ясалма акыл технологияләре гамәлгә кертелде, шулай ук IT-инфраструктура булдыру буенча масштаблы проектлар гамәлгә ашырылды, шул исәптән Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк ачылды.
Моңарчы бу вазифаны Айрат Ринат улы Хәйруллин били иде. Цифрлы үсеш министрлыгы коллективы Айрат Ринат улына республиканың цифрлы трансформациясенә күпьеллык һәм әһәмиятле өлеш керткәне өчен ихлас рәхмәтен белдерә. Аның җитәкчелегендә 2019 елдан Татарстан рейтингларда тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарны биләде, Россия Федерациясе субъектлары арасында берничә мәртәбә беренче булды һәм бөтен ил өчен цифрлы дәүләт үсеше векторын билгеләде.
Илья Сергеевичны билгеләнүе белән котлыйбыз һәм цифрлы трансформация чорында республика халкы һәм Татарстанның чәчәк атуы хакына билгеләнгән барлык планнарның уңышлы тормышка ашырылуын телибез.