Цифрлы трансформация Татарстан Республикасы икътисади үсешендә төп факторларның берсенә әверелә. 2024 елда Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы төп икътисади күрсәткечләрнең сизелерлек үсешен теркәде.
Керемнең гомуми күләме
2024 елда тармакның керем күләме 225 млрд сумга җитә (фаразланган күрсәткеч), бу 2019 елга караганда 3 мәртәбә диярлек күбрәк. Мондый нәтиҗәгә үзебезнең программа тәэминатын сатуны, компьютер техникасы җитештерүне, мәгълүмати куркынычсызлыкны һәм цифрлаштыруны да кертеп, кайбер проектларны уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелде.
ИТ-компанияләр саны арту
Бүгенге көндә Татарстанда 3501 ИТ-компания теркәлгән. 1014 елда 153 компания өстәлгән, бу секторның динамикалы үсеше турында сөйли. Республиканың барлык оешмалары арасында ИТ-компанияләр өлеше дә артты, бу бизнесның инновацияләргә һәм цифрлы технологияләргә кызыксынуын раслый.
Аккредитация һәм стартаплар
Яшь инновацион предприятиеләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. 2024 елда 612 ИТ-компания аккредитацияләнгән оешмаларның федераль реестрына кертелгән, ә 110 компания стартаплар реестрына эләккән.
Шәхси эшкуарлар
ИТ өлкәдә шәхси эшкуарлар саны 4000 кешегә кадәр артты, бу республикадагы шәхси эшкуарлар санының 3,4% тәшкил итә.
Салым керемнәре
ИТ-секторда үсеш салым керемнәре дәрәҗәсендә дә уңай чагылыш тапты. 2024 елда алар 43% ка үсте, 33 млрд сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч ИТ-тармакның төбәк бюджетына керткән өлешен һәм аның гомуми икътисад өчен әһәмиятен ассызыклый.
Кадрлар һәм хезмәт хакы
2024 ел ахырына ИТ-өлкәдә 40 меңнән артык кеше эшли, бу Татарстанның барлык эшләүче халкының 3% тан артыгын тәшкил итә. Тармак белгечләренең уртача хезмәт хакы 114 мең сумга җитте, бу өлкәдә эшнең җәлеп итүчәнлегенең мөһим күрсәткече булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин: «Без ышанычлы рәвештә алга барабыз, Татарстан Республикасында ИТ-индустриянең алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудырабыз», - дип билгеләп үтте. Бу сүзләр төбәкне цифрлаштыру һәм технологик үстерү курсын дәвам итәргә әзерлекне чагылдыра.