20 ноябрьдә «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының 1 курс студентларына «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» региональ проекты ярдәмендә белем алуга грантлар тапшырдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры Дмитрий Таюрский һәм ИТИС директоры Михаил Абрамский катнашты.
Министр урынбасары грант ияләрен котлады, белем алуда уңышлар теләде. Булат Габдрахманов шулай ук беренче курс студентларының юл башында гына һәм алар алдында мәгълүмати технологияләр өлкәсен өйрәнү дөньясына зур кызыклы юл ачылуын билгеләп үтте.
Ел саен ИТИС студентларына Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем алу өчен грантлар бүлеп бирелә.