Татарстан Республикасы КФҮ «Россиянең иң яхшы КФҮ» бөтенроссия конкурсында җиңде

2024 елның 27 сентябре, җомга

Муниципаль хезмәтләрне экстерриториаль форматка күчерү буенча Татарстан Күп функцияле үзәге проекты «Россиянең иң яхшы КФҮ» 2023 бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы проект» номинациясендә җиңде. Аны оештыручы - Россия Икътисади үсеш министрлыгы. Конкурс нәтиҗәләре бүген Бөек Новгородта уза торган VIII Бөтенроссия КФҮ форумында игълан ителде.

"Республикада проект ел ярымнан артык гамәлгә ашырыла һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең экстерриториаль ысулының өстенлекләрен күп кенә татарстанлылар уңай бәяләргә өлгерде. Хәзер кешеләр дәүләт хезмәтләрен МФҮнең якындагы теләсә кайсы офисында алырга мөмкин, карар кабул итүче җирле үзидарә органы кайда булуына карамастан. Бу вакытны һәм акчаны экономияләү", - дип сөйләде Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ директоры Ленара Мөзәффәрова.

Бүген экстерриториаль рәвештә Татарстанда 42 муниципаль хезмәт алырга мөмкин. Бу үзгәреш муниципалитетлар белән электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертү нәтиҗәсе булды. Татарстан Россиядә беренче булып бу мөмкинлекне гамәлгә кертте һәм федераль дәрәҗәдә югары бәя алды.

Проектны гамәлгә ашыру вакытында экстерриториаль принцип буенча хезмәтләр өчен «Минем документлар» офисларына 37 меңгә якын мөрәҗәгать килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International