Казанда «Дотянуться до неба» пилотсыз авиация системалары фестивале ачылды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Бәшир Рамеев исемендщне ИТ-паркта «Дотянуться до неба» пилотсыз авиация системалары фестивале старт алды. Фестивальне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм "Университет 2035" БАС буенча компетенцияләр үзәге директоры Дмитрий Кайсин ачты.

Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, фестиваль инженерлык иҗатын, яшь буын өчен фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән. Аның сүзләренчә, мәгълүмати технологияләр, инженер белеме, табигый фәннәр белемнәре заманча икътисади җәмгыятьнең нигезен төзергә мөмкинлек бирә. 

Татарстан Республикасы цифрлаштыру министры пилотсыз технологияләрне үстерү өлкәсендә республика алдында торган бурычларны санап үтте. Бу - тарту двигателен проектлау һәм җитештерү һәм бәйсез технологик платформа булдыра алырлык Компетенцияләр үзәген тәэмин итү; материаллар белемен үстерү; республиканың мәгариф учреждениеләрендә балалар өчен физика-математика белемен үстерү. "Безнең бурыч – Цифрлаштыру министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе – балаларны фән, математика,физика белән таныштыру һәм үзләренә лаеклы роль табу өчен шартлар тудыру", – дип йомгаклады Айрат Хәйруллин.

Фестиваль «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты һәм «2030 елга кадәр чорга һәм 2035 елга кадәр перспективага Россия Федерациясенең пилотсыз авиациясен үстерү стратегияләре» кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Университет 2035 тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International