Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Докладлар белән чыгыш ясадылар:

Илья Начвин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары – «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә, шул исәптән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре базасында күрсәтү системасын камилләштерү турында доклад».

Юрий Багров, "Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директоры - 2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча әлеге белем бирү оешмасында коррупцияне кисәтү чаралары, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау, булдырмау һәм җайга салу чаралары турында доклад.

Олег Крымкин, «Комплекс-52» ДБУ башлыгы – «2024 елның I яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Комплекс-52» ДБУда коррупцияне кисәтү чаралары турында, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау, булдырмау һәм җайга салу турында доклад».

Руслан Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ директоры урынбасары - "2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасында "Күп функцияле үзәк" ДБУда коррупцияне кисәтү чаралары, шул исәптән мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау, булдырмау һәм җайга салу чаралары турында доклад".

«Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» программасы кысаларында цифрлы хезмәтләр һәм сервисларны гамәлгә кертү исәбенә коррупцияне минимальләштерү чаралары гамәлгә ашырыла. Алар арасында -Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, «Халык контроле» ТР дәүләт мәгълүмат системасы, «Үзәкләштерелгән бухгалтерия» һ. б. 

Татарстан илдә гражданнар өчен барлык хезмәтләрне электрон рәвештә алырлык беренче төбәк булды. Хәзер хезмәт күрсәтү срокларын оптимальләштерү бурычы тора, бу кыска вакыт эчендә сыйфатлы хезмәтләр алырга ярдәм итәчәк, шулай ук вазыйфаи затлар тарафыннан вазифаларыннан файдалану, ришвәт бирү һәм алу һәм башка коррупцион гамәлләр кылу куркынычын сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк.

Сатып алу процедураларын автоматлаштыру сатып алулар процедураларының үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын арттыру, бюджет акчаларын тотуны контрольдә тоту, чикләнмәгән контрагентлар даирәсенә сатып алуларга керү мөмкинлеген билгеләү аша коррупция куркынычы кимүгә ярдәм итә, дәүләт һәм муниципаль заказчылар сатып алуларында базар бәяләрен күп тапкырлар арттыру мөмкинлеген юкка чыгара, шулай ук дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга мониторинг һәм анализ ясауны тәэмин итә.

Бүген республикада дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү өчен кулланыла торган барлык цифрлы инструментлар коррупциячел хокук бозуларны минимальләштерү өчен шартлар тудыра һәм нәтиҗәле коррупциягә каршы сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International