«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Халык инспекторы» мобиль кушымтасының эшенә һәм Татарстан Республикасы юлларындагы аварияләр темасына багышланган матбугат конференциясе узды. Анда ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин һәм ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов катнашты.
«19 сентябрьгә Татарстан юлларында 2227 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 211 кеше һәлак булган һәм 2649 кеше яраланган», – дип хәбәр итте Рөстәм Гарипов. Республика юлларындагы юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре - каршы як полосага чыгу, исерек килеш автомобиль белән идарә итү, куркынычсызлык каешын санга сукмау һәм светофорның тыюлы сигналына чыгу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер тупас бозу - исерек хәлдә автомобиль йөртү. Ел башыннан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 8 меңгә якын аек булмаган машина йөртүчене ачыклаган.
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасының яңа эш форматы юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле формаларының берсе булыр дип көтелә. «Халык инспекторы» аша хокук бозу турында алынган мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясендә тикшерәләр, шуннан соң хокук бозучыны Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә чакыралар.
Бүген «Халык инспекторы» 18 категория буенча гаризалар кабул итә, шуларның җидесе буенча бүләкләү каралган. Яңартылган кушымта 10 көн эшләү дәверендә республиканың битараф булмаган кешеләреннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 1200 мөрәҗәгать килгән.
"«Халык инспекторы» – түләү алу өчен түгел дигән фикер белән килешәм. Беренче чиратта, без җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз", - дип билгеләп үтте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.
«Халык инспекторы» кушымтасын 2014 елдан бирле гамәлдә, шул чордан алып аны ярты миллионнан артык тапкыр күчереп алганнар. Кушымта аңлаешлы интуитив, әгәр аны ачсаң, шунда ук кызыл төймәле тәрәзә күренә. Бүләк рәвешендәге билге белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу категорияләре билгеләнгән, аларны төшергән өчен түләүләр каралган. Заявкага шәрехләр, контакт мәгълүматларын калдырырга мөмкин.