Татарстанда маркизлар җирендә интернетны тизләттеләр

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Югары Ослан районы Шеланга авылы халкы һәм кунаклары өчен интернет тизлеген ике тапкырга арттырдылар. МегаФон авыл территориясендә өстәмә телекоммуникация җайланмалары эшләтеп җибәрде.

Шеланга - 400 елдан артык тарихы булган торак пункт, анда меңгә якын кеше яши. Уналтынчы гасырда Петр I бу җирләрне Нарышкиннар гаиләсенә тапшыра. Унтугызынчы гасыр азагында Зөя өязенең хуҗалары булып, аның составына Шеланга да кергән, Россия армиясендә хезмәт иткән маркиз Филиппо Паулуччи нәселеннән булган.

Иделнең уң ярының матурлыгы әле дә туристларны һәм ял итүчеләрне җәлеп итә. Операторның база станцияләреннән алынган мәгълүматларга анализ күрсәткәнчә, җәй көне авылга Казан, Чаллы, Әлмәт, шулай ук Мәскәү, Пермь, Екатеринбург, Ижевск, Киров, Ярославль һәм илнең башка шәһәрләреннән кунаклар килгән.

Элемтәчеләр халыкның һәм кунакларның мобиль җайланмаларында мәгълүматларны тапшыруның максималь тизлеген 100 Мбит/с ка кадәр арттыру, шулай ук авыл территориясендә һәм аның тирәсендә дүртенче буын челтәрен каплау зонасын киңәйтү өчен өстәмә җиһазлар урнаштырдылар. Хәзер оператор абонентлары уңайлы эшли, укый һәм интернетта вакытны озак йөкләнеш һәм тотрыксыз тоташу проблемалары белән очрашмыйча гына үткәрә ала.

"Шеланга - инфраструктурасы үсеп баручы зур авыл. Биредә урта мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар. Бер ел эчендә торак пунктта кулланыла торган интернет-мәгълүматларның гомуми күләме 15% ка арткан. Яңа телеком-җиһазлар төзү, ихтыяҗ арта барган шартларда, челтәребезнең югары сыйфатын саклап калу өчен кирәк булды. Ул гына да түгел, интернет авылның үсешендә һәм аның икътисади үсешендә мөһим роль уйный", – дип билгеләп үтә Мегафон директоры Михаил Русинов.

Торак пунктта мобиль интернеттан актив файдаланучылар яши. Оператор абоненты булган авыл кешесе ай саен үз җайланмасында уртача 26 Гбайт трафик тота. Бу 17-20 тулы метражлы фильмны йөкләү яки онлайн-карау өчен җитәрлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International