Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында халык мөрәҗәгатьләре белән цифрлы мохиттә эшләү турында сөйләделәр

2024 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта 2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча халык һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләделәр. Брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин искә төшергәнчә, Татарстан Республикасында 100% – барлык 319 дәүләт хезмәте 2022 елда "Цифрлы икътисад" икүләм проекты максатларына туры китереп электрон рәвешкә күчерелгән. 2023 елда беренче социаль әһәмиятле хезмәтләрне реинжиниринглау буенча эш башланды. Икътисад министрлыгы, Юстиция министрлыгы һәм ЦЭСИ белән берлектә инде бүген 140 хезмәт күрсәтү вакыты 1150 көнгә кыскартылган. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Бу юнәлештә Бәшир Рамеев ис. ИТ-парк мәйданчыгындагы Лурия исемендәге Нейролаборатория җитди роль уйный. 2024 елда лаборатория аша 42 хезмәт күрсәтү планлаштырыла. Һәр хезмәт сыналачак, кирәк булганда эшләп бетереләчәк һәм сыйфат билгесе – аны куллану уңайлылыгы сертификаты алачак. Беренче сертификат июнь аенда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына республика мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү хезмәте өчен бирелде.

Июль аенда VK Mini Apps – ВКонтактеда республика дәүләт хезмәтләре порталының мини-кушымтасы эшләтеп җибәрелде. Аның ярдәмендә инде бүген үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны Вконтакте битендә үк белергә һәм түләргә, шулай ук порталдан хәбәрләр алырга мөмкин. Якындагы планнарда-табибка язылу һәм счетчик күрсәткечләрен бирү.

Илья Начвин шулай ук киңәйтелгән функционаллы КФҮнең яңа системасын гамәлгә кертү турында сөйләде. Бүген республиканың күпфункцияле үзәкләрендә "ГосКлюч" кушымтасы өчен электрон имза сертификаты чыгару мөмкинлеге бар. Быел "Гражданинның цифрлы профиле" сервисы эшли башлады, ул ТР КФҮ белгеченә QR-код буенча дәүләт хезмәтләре профиленнән документлар әзерләргә мөмкинлек бирә. Ризалык алгач, мәгълүматлар КФҮ мәгълүмат системасына керә. Үзәк белгече хезмәт күрсәткәндә, алардан мәгълүматны кулдан кертмичә, файдалана алачак. Әлеге технология хезмәт күрсәтү процессын тизләтә һәм, системага мәгълүматны кулдан керткәндә, мөмкин булган хаталарны булдырмый кала.

Брифинг спикерлары республикада яшәүчеләрнең цифрлы мохиттә мөмкинлекләре турында искәрттеләр. Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен бүген "Халык контроле" ДМС, "ТР рәсми порталы" ТР ДМС, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы, "Инцидент Менеджмент"эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International