МТС, цифрлы экосистема, 180 километрлы «Казан-Болгар» маршруты буенча татар телле аудитория өчен җайлаштырылган бушлай автомобиль аудиогидын эшләтеп җибәрде. Аудиоэкскурсиянең рус версиясе узган җәйдә чыгарылды, татар версиясен шулай ук онлайн тыңларга яки МТС Live кушымтасыннан күчереп алырга мөмкин булачак, ул теләсә кайсы оператор абонентлары өчен мөмкин.
МТСның автомобиль аудиогиды республиканың Лаеш, Алексеевск, Спас районнарындагы иллегә якын урынны һәм Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгының истәлекле урыннарын тасвирлауны үз эченә ала. Ике сәгать чамасы озынлыктагы виртуаль экскурсиягә урта гасырлардагы Идел буе Болгары дәүләте һәм аның башкаласы Болгар тарихының, хәзер ачык һавадагы уникаль музей-тыюлык – Болгар шәһәрлеге тарихының иң якты эпизодлары керде.