Мәктәп укучылары «Белем алуда ЯА куллану» хакатонында бушлай катнаша ала

2024 елның 31 мае, җомга

Июнь аенда Maxitet цифрлы һөнәрләр IT-колледжы MAXIMUM Education компаниясе белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү студентлары өчен бушлай  «Белем алуда ЯА куллану» хакатонын үткәрә.

MAXIMUM Education - Россиянең белем бирү IT-компаниясе, ул 10 елдан артык мәктәп фәннәрен өйрәтә, һөнәри юнәлеш бирү программаларын гамәлгә ашыруда зур тәҗрибәгә ия, шулай ук "Киләчәк коды" федераль проектында әйдәп баручы провайдер булып тора. 

Хакатонга теркәлү 12 июньгә кадәр ачык, 14-19 июньдә чараның төп этаплары уза, ә 20 июньдә катнашучыларны проектны яклау көтә.

Катнашуга теркәлергә, шулай ук программа, бурычлар, төп этаплар һәм бәяләү критерийлары белән рәсми сайтта сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International