Марат Кабанов Татарстанда МТС директоры итеп билгеләнде

2024 елның 3 мае, җомга

"МТС" ААҖ, цифрлы экосистема хәбәр итүенчә, Марат Кабанов Татарстан Республикасында МТС филиалы директоры итеп билгеләнде.

Яңа директор эшенең төп юнәлешләре - төбәк икътисадын цифрлаштыруга ярдәм итүче компаниянең инновацион продуктларын һәм хезмәтләрен гамәлгә кертү, Татарстанда МТСның цифрлы сервислар, болыт технологияләре, IoT, Big Data, мобиль һәм фиксацияләнгән элемтә хезмәтләре экосистемасын алга этәрү.

Республикада компаниянең бизнес-стратегиясенә ярашлы рәвештә төбәктә корпоратив базарны үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.  

"Татарстан - МТС өчен төп төбәкләрнең берсе, биредә без зур мөмкинлекләр күрәбез һәм шактый ресурсларны сарыф итәбез. Компания республикада юл хуҗалыгын, шәһәр транспортын һәм җитештерү автопаркларын цифрлаштыру буенча масштаблы проектларны тормышка ашыра, авыл хуҗалыгы тармагында инновацион чишелешләрне сынап карый, ТКХ өлкәсендә IoT-чишелешләрне кулланып Татарстан шәһәрләрендә ресурсларны контрольдә тоту системасын җайга салырга ярдәм итә, экомониторинг сервислары ярдәмендә табигатьне саклауда катнаша. Ясалма интеллектны кулланып, МТСның заманча цифрлы чишелешләре республиканың эре мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә кертелде, Татарстан өчен перспективалы туристлык тармакка ярдәм итү өчен безнең геоэффект платформаның аналитик мәгълүматлары эшли. Тәҗрибә һәм компетенцияләр дәрәҗәсен исәпкә алып, Марат Кабанов республика халкы һәм бизнесы файдасына безнең экосистеманың цифрлы чишелешләрен гамәлгә кертүне уңышлы дәвам итәр дип ышанам", - диде МТСның телекоммуникация бизнесы буенча беренче вице-президенты Инесса Галактионова.

Марат Кабанов 1974 елның 23 декабрендә туган, Михайловск хәрби артиллерия университетының Казан филиалын тәмамлаган, ESIDEC югары халыкара коммерция мәктәбенең MBA дәрәҗәсенә ия. 15 елдан артык банк тармагындагы иң эре федераль компанияләрдә тәҗрибә туплаган һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә җитәкчелек позицияләрендә эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International