Казанда «Татарстан - киләчәк» республика гаилә фиджитал фестивале узачак Өч көнлек фестиваль кысаларында "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм проекты максатларында фиджитал-спорт буенча гранд-финал, дронрейсинг буенча турнир һәм төрле активлык зоналары, шул исәптән фән һәм техника казанышларын күрсәтеп уздыру планлаштырыла. 19-21 гыйнвардан укучылар Фәнни-технологик үсеш елында югары технологияләр һәм киберспорт дөньясына чума алачак.
Ярышларда катнашу өчен Казанның 12-18 яшьлек мәгариф учреждениеләре укучылары чакырыла. Гаризалар чара сайтында 16 гыйнварга кадәр кабул ителә: https://phigytal.tatar/. Ярышлар 6 дисциплина буенча узачак, аларның һәрберсе физик һәм цифрлы өлешләрдән тора:
Республика чемпионатының Гранд-финалы иң көчле киберспортчыларны, 2023 елда Саба, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында узган муниципаль турнирларның призерларын җыячак.
"Фиджитал юнәлеше балаларга компьютер уеннарын уйнарга һәм киберспорт дисциплиналарын үзләштерергә генә түгел, ә спорт белән дә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Мондый синергиянең зур киләчәге бар. Барлык фиджитал турнирларда тамашачылар өчен 60тан артык төрле активлык зонасы оештырылган, һәм муниципаль районнар өчен бу, әлбәттә, истәлекле цифрлы бәйрәм", - дип билеләп үтте ИТ-парк директоры, ТР Фиджитал спорт федерациясе президенты Руслан Власов .