М-12 автоюлында антенна-мачта элемтә корылмасы урнаштырылган

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Бүген М-12 «Восток» тиз йөрешле федераль автомобиль юлында антенна-мачта элемтә корылмасы урнаштырылды. Объект «Сервис-Телеком» компанияләр төркеме тарафыннан урнаштырылган һәм идарә ителә - элемтә компанияләре өчен бәйсез инфраструктура операторы.

Элемтә мачтасын күтәрүдә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, аның урынбасары Альберт Яковлев, республика территориясендә эшчәнлек алып баручы телеком-операторлар вәкилләре катнашты. 

М-12 тиз йөрешле автомобиль юлында барлыгы 176 антенна-мачта корылмасы урнаштырылачак, шуларның 29ы - М-12 буйлап Татарстан Республикасы территориясендә.

Антенна-мачта корылмалары мобиль элемтәнең телекоммуникацион җиһазларын урнаштыру өчен кулланыла. Якын арада элемтә операторлары яңа автомобиль юлын элемтә белән тәэмин итү өчен үз җиһазларын урнаштырачак. Татарстан территориясендә М-12 буйлап база станцияләрен «Вымпелком» ААҖ, «Мегафон» ААҖ, «МТС» ААҖ, «Т2 Мобайл» ҖЧҖ элемтә операторлары урнаштырыр дип көтелә.

Ноябрь уртасында тантаналы шартларда 82 км озынлыктагы М-12 "Восток" трассасының җиденче этабында хәрәкәт ачылды. Шуның 10 километрлык өлеше Чувашия Республикасы буенча, ә 72 км Татарстан буенча уза. Исегезгә төшерәбез, Казаннан Мәскәүгә кадәр юлның озынлыгы 823 км тәшкил итә. Бер башкаладан икенчесенә алты сәгать ярымда барып җитеп булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International