Казанда “Регионның ачыклык стандарты” дип исемләнгән проект семинар эшли башлады

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт белән идарә итү һәм регионнар өчен бердәм ачыклык стандартлары булдыру сораулары Казан ИТ-паркында 19-20 сентябрь көннәрендә семинарда күтреләчәк. Семинар РФ Министры Михаил Абызов ярдәмендә оештырыла. Семинарны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемәт министры Роман Шәйхетдинов ачты.

“Безнең алда торган мәсьәлә – Россиянең төрле регионнарында, шул исәптә Татарстанда да,  тупланылган тәҗрибәне структуралаштыру, - диде Роман Шәйхетдинов. – Татарстан Республикасы Ачык Хөкүмәт механизмында кертү актив катнашучы булып тора. “Ачык Татарстан” проектын реализацияләүгә эш группасы состасы ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 24 июленнән булдырылган 1339-п боерык эшләнелде”.

“Татарстан берничә ел эчендә мәгълүматлаштыру өлкәсендә гражданнар һәм дәүләт мөнәсәбәтләре өлкәсендә уңышлы проектлар башкара, - дип искә төшерә Роман Шәйхетдинов. – Һәм без бердәм ресур булдырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Без аны “Ачык Татарстан” дип исемләдек.”

“Ачык Татарстан” Порталы “Электор хезмәтләре”, “Халык контроле”, “Дәүләт һәм муниципаль закупкалар турында җәмгыяти һәм эксперт фикер”, “Ачык мәгълүмат” бүлеге һәм башкалар керә.

“Дәүләт һәм муниципаль закупкалар турында җәмгыяти һәм эксперт фикер” сервисы ТР Финанслар министрлыгы һәм ТР икътисади министрлыгы белән тест рәвешендә тормышка ашырыла. Пилотта 4 министрлык һәм бер муниципаль бердәмлек катнаша – ТР Икъдисат министрлыгы, ТР юстицияләр министрлыгы, ТР транспорт министрлыры, ТР сәнагәть министрлыгы һәм “Камские Поляны” муниципаль бердәмлеге.

Симнарда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, ТФ региональ үсеш министрылы, пилот регионнарның вәкилләре, шулай ук журналистлар һәм блоггерлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International