ТР Саба районында «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча база станциясе эшли башлады

2023 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Саба районы Сердә авылында «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча төзелгән 4G стандартындагы база станциясе эшли башлады. Чарада ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Ростелеком» ААҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Павел Гонцов, Tele2 Казан филиалы директоры Дмитрий Савенков катнашты. 

«Цифрлы тигезсезлекне бетерү» проектының икенче этабын гамәлгә ашыру барышында 2022 елда һәм 2023 ел башында «Ростелеком» республиканың төрле районнарында 43 база мобиль элемтә станциясен төзегән. 2023 ел ахырына кадәр тагын 55 база станциясе файдалануга тапшырылачак. Программа хисабына ТРның аз торак пунктларында яшәүче 15 меңгә якын кеше мобиль элемтәнең заманча хезмәтләре һәм мобиль интернет белән тәэмин ителгән.

Татарстан Республикасының Саба районы Сәрдә авылында барлыгы 216 кеше яши, һәм гамәлгә ашырыла торган программа мондый аз санлы торак пунктларны колачларга мөмкинлек бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International