Бүген Татарстанның Саба районында Россия Почтасының яңартылган бүлекчәсе ачылды. Ул РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән авыл бүлекчәләрен модернизацияләү программасына кертелде. Бүлекчәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Татарстан Почтасы» Федераль почта хезмәте идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашты. Кунаклар ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә котлау открыткалары җибәрделәр.
Шәмәрдән авылының почта бүлекчәсе 6 меңнән артык авыл халкына, шул исәптән 700гә якын пенсионерга хезмәт күрсәтә. Биредә ремонт кына түгел, ә кечкенә торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль булган яңа хезмәтләр дә оештырылды. Монда Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга яки торгызырга, шулай ук сәламәтлек күрсәткечләрен тикшерергә мөмкин: басымны, кандагы кислород дәрәҗәсен, тән температурасын үлчәргә. Моның өчен кунаклар тонометр, контактсыз термометр һәм пульсоксиметр куллана ала.
Почта бүлеге кунаклар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлырак булды. Анда хәзер яңа тәрәзәләр, инженерлык челтәрләре алыштырылды: электр, су белән тәэмин итү, җылыту. Бүлектә клиентлар өчен заманча җиһазлар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы эш урыннары, видеокамералар һәм кондиционер бар. Аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен шарталр бар: пандус, киңәйтелгән ишек һәм персонал чакыру ноктасы.
"Почта" - илнең иң ерак почмакларында бүлекчәләре булган иң көчле социаль челтәр, һәм аның функцияләре даими рәвештә киңәйтелә. Бүлекчә ремонтлангач, хезмәт алуны көтү уңайлы һәм рәхәт булды. «Татарстан почтасы» һәм республика муниципаль районнары белән бергә без бу эшне киләсе елларда да дәвам итәчәкбез", - диде министр Айрат Хәйруллин.
«Татарстан почтасы» Федераль почта хезмәте идарәсе 2022 елда 15 авыл почта элемтәсе бүлекчәсенә капиталь ремонт үткәрде, быел – 32сендә. Модернизация эше дәвам итәчәк: 2024-2025 елларда «Татарстан почтасы» 100дән артык авыл бүлекчәсен ремонтларга планлаштыра.