Татарстан Республикасында «Яндекс» тан «Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы үткәрелә.
5 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең 5 нче лицеенда «Болыт технологияләре: ак барсны эзләү» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев һәм «Яндекс.Дәреслек» төбәк проектлары җитәкчесе Дмитрий Кононов катнашында ачык дәрес узачак.
Болыт технологияләре хәзерге тормышка көчлерәк интеграцияләнгән: маркетплейслардан, банклардан һәм тавыш ярдәмчеләреннән алып мәгарифкә, сәламәтлек саклауга һәм фәнгә кадәр. Болытны киң куллану яңа һөнәрләр барлыкка килүгә китерә. Болыт төзелешен һәм башка цифрлы технологияләрне аңлау мәктәп укучыларына тормышта үз юлларын сайлауга ярдәм итә, яңа перспективалар ача, күзаллауны киңәйтә, заман технологияләрен белергә мөмкинлек бирә.
Дәрес Сайлюгем милли паркы өчен Yandex Cloud реаль проекты нигезендә төзелгән: Кызыл китапка кертелгән ак барслар популяциясен болыт сервислары һәм нейросетьләр ярдәмендә өйрәнәләр. «Болыт технологияләре: ак барсын эзләүдә» дәресе кыргый табигатьне тикшергәндә нейрон челтәрләрен куллануның нәтиҗәлеген күрсәтә. Дәрестә укучылар нейрон челтәрләр, болыт сервислары һәм мәгълүмат үзәкләре белән танышачак. Алар компьютер күзе алгоритмнарының ничек эшләвен, технологияләрнең бер хайванны икенчесеннән аерырга һәм аларның кыргый табигатьтәге гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүен беләчәкләр.
Матбугат чараларын чакырабыз. Аккредитация өчен: e.vildanova@tatar.ru.
Үткәрү датасы 5 декабрь 15: 00 сәгатьтә.