Татарстан Республикасы «Ясалма интеллект этикасы форумы: GPT буыны. Кызыл линияләр» чарасында ясалма интеллект этикасы өлкәсендә үсеш казанышлары өчен премия алды. Бүләкне Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиевка Россия Федерациясе Президентының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә инфраструктурасын үстерү идарәсе башлыгы Татьяна Матвеева һәм ЯИ өлкәсендә этика кодексын гамәлгә ашыру буенча комиссия рәисе Андрей Незнамов тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россиядә 2019 ел ахырында ЯИ технологияләре буенча вәкаләтле вәкил вазифасын керткән беренче төбәк булды, шулай ук Россиядә ЯИ өлкәсендә беренче норматив-хокукый актны теркәүче дә.
«Ясалма интеллект этикасы форумы: GPT буыны. Кызыл линияләр» Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Икътисади үсеш министрлыгы, шулай ук ЯИ өлкәсендә этика буенча комиссия ярдәме белән үткәрелә.
Форумның төп темасы - ясалма интеллектны нәтиҗәле законнар белән көйләү нигзендә үстерү, бу технологиянең барлык тискәре нәтиҗәләрен «ябачак», әмма шул ук вакытта ЯИ үсеше юлында киртә булмаячак. Форум абруйлы галимнәрне, гамәли ЯИ-чишелешләрен эшләүчеләрне, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләрен, шулай ук җәмгыятьнең тотрыклы үсеше мәсьәләләренең киң колачы буенча хокук яклаучыларны һәм экспертларны җыйды.